Чаллының 36нчы комплексына Кыш бабай килде
«Үзебезнең күңелне үзебез күрәбез», - ди йортта яшәүчеләр.
36/6/2 йортының сабыйлары янына Кыш бабай, Кар кызы һәм кызык Кар бабайлар килде. Алар балалар белән бергә әйлән-бәйлән уйнады, җырлатты, биетте. Балалар да әзерләнгәннәр - Кыш бабайга шигырьләрен сөйләделәр.
"Мондый бәйрәмне балалар өчен ел да уздырырга тырышабыз. Үзебезнең күңелне үзебез күрәбез. Барча күрше-күлән чыга, хәтта башка комплекстан да киләләр", - ди 36/6/2 йорты өчен җаваплы Гүзәл Асарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев