Чаллының 36нчы комплексында бәйрәм оештырыла
Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре оештырыла. Шуларның чираттагысы бүген, 21 августта, яңа шәһәрнең 36/6-2 йортында үтәчәк.
"Комплекста яшәүчеләр өчен чын бәйрәм үткәрергә планлаштырабыз. Чараны «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары алып барачак. Уен мәйданчыгында балалар өчен анимация, «Картиналар галереясы» дип исемләнгән мастер-класс оештыру да күздә тотыла. Моннан тыш балалар «Аксиома» үзәге педагоглары ярдәмендә оригами серләренә дә төшенә алачак. Зуррак балалар өчен пычак һәм балту ату буенча «На острие» спорт клубы вәкилләре ярышлар да үткәрергә исәп тота. Чарада шулай ук Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының тынлы оркестры чыгышы да көтелә. Бәйрәм ахырында исә өлкәннәр һәм балалар белән бергә җыелып «Лунные приключения» мультфильмы караячакбыз", – дип сөйләде 36/6/2 йорты өчен җаваплы Гүзәл Асарова.
Шулай ук шәһәрдәшебез үз ТОСларының эшчәнлеге белән дә таныштырып үтте.
"Без һәрдаим төрле конкурсларда катнашабыз, беренче урыннар, грантлар яулыйбыз. Мисал өчен, 2021 елда ТОСлар арасында үткән шәһәркүләм проектлар бәйгесендә җиңү яуладык. Бүләк итеп бирелгән акчага балалар мәйданчыгында спорт элементлары урнаштырдык. Быел да без «Иң яхшы ТОС» исемен лаек булып, 1 млн сум акча оттык. Әлеге суммага балалар мәйданчыгы урнаштырачакбыз. Аны да тантаналы рәвештә ачарга планлаштырабыз", - ди шәһәрдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев