Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутаты: «Минем өчен хөрмәтле кешеләр сез!» - ФОТО, ВИДЕО

Шәһәрдә өлкән буын кешеләрен котладылар.

4нче мәктәп ашханәсендә ЗЯБ бистәсе өлкәннәре һәм ветераннары өчен күркәм бәйрәм уздырдылар. Чараны оештыручылар – Чаллы депутаты, «СтройТраст» компаниясе генераль директоры Раил Минегалиев, 18нче комплекс ТОС җитәкчесе Мәрьям Мостафина һәм мәктәп директоры Айрат Асаинов - өлкәннәрне зурлап, җылы сүзләр җиткерделәр. 

– Өлкәннәр көне белән дип бер дә әйтәсем килми. Бу минем өчен хөрмәтле кешеләр көне! Сезгә дә шулай матур итеп, хөрмәтле кешеләрем дип эндәшәм! Иң беренче чиратта, безнең буын өчен эшләгән хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм. Сез – безнең өчен үрнәк буын. Берүк моның белән генә тукталып калмагыз, сез яле яшь, сез әле безгә бик кирәк, – диде бәйрәмдә шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиев.

Моннан тыш чарада 18нче комплекс активистлары, 4нче мәктәп укучылары хөрмәтле кунакларга матур концерт номерлары бүләк иттеләр. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев