Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 5нче хастаханәсенә 300 тәрәзә куйдылар

«Пациентларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк иттегез», - ди дәвалау учреждениесе җитәкчелеге.

Шәһәрнең 5нче хастаханәсе (1/09) үзгәреш кичерде: берьюлы 300 тәрәзәне алыштырдылар. Спонсорлык ярдәмен «КАМАЗ» ААҖ күрсәтте. Хастаханә җитәкчелеге чиксез рәхмәтләрен белдерә."Пациентларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк иттегез. Кайгыртуыгыз һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт!" - ди. 

Исегезгә төшерәбез, хастаханә 39 ел буе капиталь ремонт күрмәгән. 2018 елда җирле хакимият ремонт ясаудан файда юк, яңа бина төзергә кирәк дигән фикергә килде. 2021 елда проектын ясадылар. Яңа хастаханә Чулман проспектында "Адымнар" полилингваль мәктәбе янында төзеләчәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев