Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының баш санитар табибы шәһәр халкын нәрсә хакында кисәтте?

Шәһәрдә авыру дәрәҗәсе республика күрсәткеченнән 7 процентка артык.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев бу атна ахырына кискен йогышлы авырулар белән чирләүчеләр саны артырга мөмкин дип кисәтте. Ул моны һава торышының җылынуына бәйле булуы белән аңлатты. 

– Санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыкланса да, яхшырмады, – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Көннәр җылытса, хәл начар якка үзгәрергә мөмкин. Без моны булдырмас өчен күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясый алабыз. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә иртәнге фильтрны дәвам итегез. Барлык таләпләрне үтәгез! 

Сүз уңаеннан, пандемия башланганнан бирле Чаллыда лабораториядә расланган 28 969 яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган.  Шәһәрдә авыру дәрәҗәсе республика күрсәткеченнән 7 процентка артык. 100 мең кешегә 5499 авыру туры килә. 

Мэр йогышлы авырулар хастаханәсенең «Г» блогындагы капиталь ремонтны тиз арада, сыйфталы итеп башкару бурычы куйды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев