Чаллының яшь осталары алтын медаль яулады
Казанда физик мөмкинлекләре чикле яшьләр арасында «Абилимпикс-2026» ярышлары башланды.
Казанда физик мөмкинлекләре чикле яшләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2026» региональ чемпионаты башланды.
Ярышлар «Һәр Җиңү хыялдан башлана» девизы астында уза.
Чемпионатта Чаллы технология техникумы студентлары уңышлы чыгыш ясады.
Беренче көнне «Азык-төлек арт-декоры мастеры» компетенциясендә беренче курс студенты Зәйнәп Вәлиева алтын медаль яулады.
Икенче көнне «Ипи-булка эшләнмәләре» номинациясендә Вероника Арманова алтын медаль иясе булды.
Кызларның уңышларында укытучылары Ольга Строкова, Анастасия Ротанова, Элла Князева һәм Лариса Худакованың роле зур.
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Фотолар Чаллы технология көллиятеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев