Чаллыда ике баш табибка дәрәҗәле бүләк бирелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике баш табибка дәрәҗәле бүләк бирелде

Алар федераль бәйгедә җиңде.

Чаллы ике федераль бүләккә лаек булды: шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре баш табиблары бөтенроссия бәйгесендә җиңде. Җиңүчеләрне Түбән Новгородта  узган «Лидер. XXI гасыр» Бөтенроссия конференциясендә бүләкләделәр. 
Әлеге форумда Россиянең 37 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Алар арасында икътисад, социаль, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр бар иде. 
Бәйге нәтиҗәләре буенча сугыш ветераннары госпитале баш табибы Резидә Мәүзютова «Елның иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә җиңде. 
1нче теш дәвалау поликлиникасы баш табибы Рания Теркулова «Предприятие-лидер. XXI гасыр» номинациясендә лауреат булды. 
Әлеге конкурс РФ Федерация советы һәм РФ Дәүләт Думасы «канаты» астында уза. 
Фотолар шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды. 
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сәламәтлек саклау чир илкүләм проектлар

Нет комментариев