Чаллының коляскалы баскетбол командасы - ярышта
Яңалыклар тасмасы

Чаллының коляскалы баскетбол командасы - ярышта

Чара Казанда уза

Шәһәрнең “Яр Чаллы” коляскалы баскетбол командасы республикакүләм ярышларга әзерләнә. "Барс канатлары" дип аталган баскетбол клубы кубогы бүген, 2нче декабрь Казанда уза. Ул инвалидлар декадасына багышлана. Анда башкалабыздан, Чаллы, Ульяновск, Ижау шәһәрләреннән командалар катнаша. Стритбол форматында үткәрелүче ярышка бездән 6 спортчы һәм тренерлары Елена Тимофеева килде..

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев