Чаллының күпбалалы гаиләләре җир сайлый ала
Чиратта торучыларны элемтәгә чыгарга чакыралар.
Чаллыда яшәүче күпбалалы гаиләләр тиздән җирле булачак. Алай гына да түгел, аларга сайлау мөмкинлеге бирелә. Бу хакта җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, шәһәр җитәкчелеге участокларны карап чыккан, хәзерге вакытта межалау эшләре бара. Участоклар Менделеевск һәм Актаныш районнарыннан тыш, Тукай (38), Әгерҗе (429), Алабуга (200), Зәй (200), Минзәлә (469), Мөслим (271) һәм Сарман (190) районнарыннан да бирелә. Җир алуга чиратта торучыларны пропискаларын тикшерү өчен элемтәгә чыгарга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев