Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенә - 60 яшь

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә бәйрәм кичәсе оештырылды.

“Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе яшь каләмчеләргә ишекләрен 1963 елның көзендә ача. Башта түгәрәк буларак, “Коммунизм байрагы” газетасы редакторы, җурналист Хәнәфи Маннапов инициативасы белән эшли башлый.

Бәйрәм уңаеннан 16 ноябрь көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә “Ләйсән – моңлы бишегебез” дип аталган юбилей кичәсе узды. Ләйсәнлеләрне котларга шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрәмиев килде. Ул бүгенге көндә биш Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауретының иҗат чишмәләре “Ләйсән”нән башланганын билгеләп үтте.

“Әгәр кайчанда булса әлеге берләшмә барлыкка килмәгән булса, шәһәребез турында да шуның кадәр матур шигырьләр, җырлар, хикәяләр, хәтта романнар язылыр иде микән?!”- диде ул.

Мөхтәрәм кунаклардан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, Чаллының милли матбугат үзәге җитәкчесе, “Шәһри Чаллы”ның баш редакторы Резидә Юсупова чыгыш ясады.

“Әле “Ләйсән” барлыкка килгән мизгелләрне, шул минутларны күргән, аны оештыруда катнашкан кешеләр арабызда. Аларның эшчәнлеген дәвам итүчеләр монда. Билгеле, 70нче еллар Чаллыда иң кайнар чорлар. Дөресен әйтергә кирәк, ул вакытта Чаллыга әдәбиятның “каймагы” килмәде. Кайдадыр нәрсәдер эшләргә тырышып та барып чыгалмаган, яңа җирләргә килеп, хыялларын тагын бер кат тормышка ашырырга теләүчеләр җыелды. Үз-үзләренә ышанганнары да, ышанычлары сүрелә барганнар да бергә тупланып, нинди зур әдәби мәйдан тергезделәр. Тора-бара Чаллы кайнап торган әдәбият дөньясына әйләнде”, - дип уй-кичерешләре белән утраклашты Факил Сафин.

“Ләйсән” әдәби берләшмәсенә Чаллының танылган шәхесе Гөлзада Рзаева да йөргән булган. Мәктәптә укыганда ул берләшмәгә үзенең кулъязмаларын да алып килгән. “Нәрсә генә кулдан килми, тик шигырь яза алмадым. Ярый әле язмаганмын, аның каравы сезне рәхәтләнеп укыйм”, - диде ул. 

Бүгенге көндә “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсен Роза Хәмидуллина җитәкли. Чаллының милли матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Юсупова берләшмәнең әле дә горләп эшләвендә Роза ханымның өлеше зур булуын ассызыклады.

“Быел газетабызда “Яшь каланың чал тарихы” дип аталган проект башлаган идек. Анда “Ләйсән” берләшмәсе турында да тарихи язма урын алды. Теләгән һәркем аны газетабыз сайтына кереп укый ала. Моны бездән юбилеегызга бер бүләк итеп кабул итсәгез иде. Ә бәйрәмгә мин чәчәкләр белән килдем. Алар сезгә, Роза ханым”, - диде Резидә Юсупова. 

“Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсенең 60 яшьлеге - зур вакыйга! Бу хөрмәттән “Ләйсән”леләр юбилей медале әзерләгән. Роза Хәмидуллина аны  “Ләйсән” егетләре, бигрәк тә Флорит Хәмитов, Айрат Шәйхетдиновлар тырышлыгы белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Тантаналы төстә медальләрне Факил Сафинга, Заһидә Нәбиуллина, Нәсимә Садыйкова, Гөлзада Рзаева, Резеда Юсупова, Илеш районы"Илһам" җитәкчесе Клара Халиуллина, "Кама таңнары"нан Рәсимә Нәбиуллина, Тукай китапханәсе хезмәткәре Анфиса Файзутдиновага тапшырдылар. Җырчылардан юбилей медаленә Равил Галиев, Флюра Талипова, Зөлфия Җиһан, Людмила Ткачук ия булды. "Ләйсән"нең шеф консультантлары Галихмәт Шаһи, Рәкит Аллабирде, Айрат Суфиянов, Рәзинә Сәетгәрәева һәм бүгенге көн "Ләйсән"леләр дә әлеге бәйрәм медале белән бүләкләнде. 

Бәйрәмнең тагын бер гүзәл мизгеле - фидакарь тырышлыклары өчен “Ләйсән”леләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Чаллы мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
Рафис Хисамиев
Заһидә Нәбиуллина

Башкарма комитеттан Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
Равил Мостафин
Рәзинә Сәетгәрәева
Рушания Гыйләҗева

Мәдәният идарәсе Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
Айрат Шәйхетдинов
Әлфия Габдрашитова
Зөлфия Җиһан
Асия Хәсәнова
Флүрә Талипова
Галиәхмәт Шаһи

Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
Нәсимә Садыйкова
Зәбир Хәлимов
Гөлфия Фәйзрахманова
Зифа Кадырова
Фәнис Нуретдинов
Кадрия Наил
Гөлия Гыйләҗева

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:

Дилбәр Әхәтова
Рәзиф Дәүләт Бикбаулы
Рим Гыйлметдинов
Фәридә Сәхәбиева
Гөлсинә Төхбәтуллина
Флорит Хәмитов
Фәйрүзә Шәрипова
Зинфира Кәримова
Регина Миргалимова
Зөлфия Нигманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев