Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллының шәфкать туташы СВО зонасында концерт куйды

Чаллының 5 шәһәр хастаханәсе өлкән шәфкать туташы Илзирә Ибраһимова махсус хәрби операциядә булып кайтты.

Шәһәрдәшебез Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ТР Рәисе делегациясе составында фронттагы хәрбиләрне барып котлады.
 «Әлеге мөһим миссия вакытында без геройларыбызга теләктәшлек белдердек. Чиктән тыш зур кыенлык барәбәренә, көн саен батырлык кылып туган илләрен, туган йортларын, безнең һәркайсыбызны саклаучы кешеләр белән таныштык», - дип уртаклашты Илзирә Гамировна.

Концертларга, очрашуларга хәрбиләр, волонтерлар, шунда яшәүчеләр, яралыларны дәвалаучы табиблар килгән. «Карашлары күз алдымнан китми, безне күргзч, сөенделәр, алар белән һәркемгә якын, гади әмма шулкадәр мөһим әйберләр - өйдәгеләр, җиңү турында сөйләштек. Без һичшиксез, җиңәчәкбез!»¬ –, дип дулкынланып сөйли шәһәрдәшебез.

Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов Илзирә Ибраһимованы актив гражданлык позициядә булганы, җәмгыять өчен мөһим кыйммәтләрне тормышка ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Аңа «Фронтка ярдәм өчен» медале һәм хәрби часть командирларыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев