Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Х.Туфан проспектында истәлекле вакыйга - фотолар

Капиталь ремонттан соң проспектны тантаналы рәвештә ачтылар.

Хәсән Туфан проспекты бүген вакытлыча ябылып торды. Биредә шәһәр җитәкчелеге, инспекторлар, төзүчеләр, шәһәр активистлары җыелды. Сәбәбе - җитди. Капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә юлларны ачтылар.

Хәсән Туфан проспектының Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр өлеше төзекләндерелде. Ремонтны "Автомобиль юллары предприятиесе" эшчеләре башкарды. Юлларны кулланылышка 1 сентябрьдә тапшырырга тиеш иделәр. Әмма алар вакытыннан иртәрәк - Сабан туена ук җитештеләр. Мэр Наил Мәһдиев аларның эшен "бишле" билгесенә бәяләде.

- Хезмәтегез өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Юл инфраструктурасы яхшырды. Өстәмә яктырткычлар барлыкка килде, аларның саны 139, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары ясалды. Юлларны зурайтып яңа стандартлар буенча салдылар. Без шәһәребезне яратабыз, горурланабыз һәм ул матуррак, чистарак, уңайлы булсын өчен барысын да эшлибез!- диде мэр.

Хәсән Туфан проспектында борылыш юлы урынын күчереп ясадылар. Тукталышларда яңа павильоннар барлыкка килде. Шулай ук 6 светофор куйдылар. 

​​​​​​Юлларның ремонтлануы иң беренче чиратта куркынычсызлыкны тәэмин итүдә әһәмияте зур, дип саный Радий Кадиков. Мондый тигез юллардан юл кагыйдәләрен бозмыйча гына йөрергә кирәк. Һәркайсыбызга ул имин юллар теләде. 

Тантаналы чарада иң алдынгы төзүчеләрне мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. 

Бу атна шимбәсендә тагын зур вакыйга көтелә. Мәләкәс елгасы күпере асты юлларын кулланылышка тапшырачаклар. Аны да тантаналы рәвештә ачу күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар ремонт