Чаллы гаиләләренә ана капиталы тапшырылды
«Энергетик» мәдәният сараенда сертификатлар тапшыру тантанасы узды.
ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова 61 гаиләне котладылар. Яр Чаллыда инде 38 мең гаилә ана капиталына ия. Шуларның 30 меңе әлеге сертификатны кулланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев