Чаллы халкы берничә көн эчендә Украинадан килүчеләр өчен 800 мең сумнан артык акча җыйган
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы берничә көн эчендә Украинадан килүчеләр өчен 800 мең сумнан артык акча җыйган

Акча җыю турында 2 апрельдә игълан ителгән иде.

Чаллыда Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнарга ярдәм фондына 7 апрель иртәсенә 826 мең сум акча кергән. Бу акчалар биш көн эчендә җыелган.

Исегезгә төшерәбез, акчалата ярдәм җыю шимбә көнне, 2 апрельдә игълан ителде. Фондка кергән акчалар яңа кием һәм башка кирәкле әйберләр сатып алуга тотылачак. Акчаларны түбәндә күрсәтелгән фонд счетына яки куар-код буенча күчерергә мөмкин.

ИНН 1650305925
КПП 165001001
р\сч 407038100000000196
к/сч 3010181062200295933
«АКИБАНК» ПАО
БИК 049205933

Түләү билгеләмәсе: ирекле взнос: Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булганнар өчен матди ярдәм, НДСтан башка.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев