Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэриясе Әдәби ишегалдында эленеп тора торган киемнәр турында аңлатма бирде

Чаллы шәһәре мэриясе ГЭС бистәсендәге Әдәби ишегалдында төзекләндерү эшләре турында аңлатма бирде. Элегрәк паркның начар хәлдә булуы турында социаль челтәрләр кулланучылары хәбәр итте.

Чаллыда яшәүчеләр сүзләренчә, җәмәгать киңлеген үлән баскан, чүп-чар җыелмый, китаплар өчен куелган киштәләргә киемнәр эленгән.

«Әдәби ишегалды турындагы мәгълүмат тиз арада пабликлар буенча таралды. Әлбәттә, без битараф кала алмадык», - диелә мэриянең рәсми хәбәрендә.

Фотосурәтләрдән күренгәнчә, иртә белән чүп-чар һәм үлән җыелган, шулай ук эскәмияләр һәм фонарьлар буялган, белдерү кәгазьләрен чистартканнар.

Автошәһәр башкарма комитетының Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова шулай ук эленгән киемнәр белән бәйле вазгыять турында да аңлатма бирде.

Аның сүзләренчә, башта киштәләрдә букроссинг, ягъни алмашу өчен китаплар урнаштырылырга тиеш булган. Әмма шәһәр халкы киштәләрне икенче бер максатка яраклаштырган.

«Чаллыда яшәүче игелекле кешеләр анда тагын кемгәдер хезмәт итә ала торган киемнәр калдыра. Шулай да без бу башлангычны тулысынча хуплыйбыз, әмма киемнәрне махсус кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк», - диде ул.

Скульптура композициясенә килгәндә, климат үзенчәлекләре аркасында ул начар хәлгә килгән. Шуңа күрә шәһәр хакимияте косметик ремонт үткәрү турында карар кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев