Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэриясе Камчаткада вафат булган Искәндәр Галимовның якыннарының кайгысын уртаклашты

Чаллы мэры Наил Мәһдиев, администрация башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, шәһәр Советы коллективы шәһәрнең Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимовның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.

«Искәндәр Нургаләм улы җаваплы һәм зирәк җитәкче, актив тормыш позициясе булган, көчле һәм максатчан характерга ия кеше буларак танылды. Аның фидакяр хезмәте чаллылылар файдасына тырыш һәм намуслы эш үрнәге булды», –  диелә хәбәрдә.

Шулай ук ул бай тормыш тәҗрибәсе булган чын профессионал булып гомерлеккә хәтердә калачак, дип билгеләп үтелә кайгынамәдә.

«Ул талантлы идарәче генә түгел, тәртипле, ярдәмчел һәм игелекле кеше дә иде. Искәндәр Нургаләмович турындагы якты истәлекне без мәңге сакларбыз. Бу авыр вакытны уздыру өчен барлык туганнарына, якыннарына көч һәм сабырлык телибез», – диелә кайгы уртаклашуда.

Моңа кадәр «Шәһри Чаллы» Искәндәр Галимовның Камчаткада Авачин марафоны вакытында вафат булуы турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев