Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Сезнең өчен оят»

Чаллы Шәһәр Советының XIV сессиясендә «Депутатларга карата җаваплылык чарасын куллану» мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлек җитәкчесе урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сүз алды.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, Шәһәр Советы депутатлары Олег Афанасьев, Илдус Муллагалиев, Эдуард Панфилов, Евгений Залогин һәм Владислав Гаврилов узган елгы керемнәре буенча декларация тутырганда хаталар җибәргәннәр. Кайсысы күптән сатылган машинасын, кайсысы счетларында, банк кертемнәрендә акча юклыгын күрсәтмәгән. Дөрес алар әллә ни зур хата җибәрмәгәннәр, әмма гамәлдәге кануннар бозылган. Депутатларның беренче тапкыр гына канун бозуларын истә тотып, сессиядә һәркайсына кисәтү ясау турында карар кабул ителде.  

Әлеге мәсьәләгә карата шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең фикерен белдерде. «Миңа ТР Президенты һәм шәһәр халкы алдында сезнең өчен оят. Махсус укып та, декларацияне дөрес тутырмыйсыз, сез – бит депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре. Сез кануннарны бозып түгел, ә төгәл үтәп, күпләргә үрнәк булырга тиеш», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X