Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 1 миллион 500 мең чәчәк утыртырга планлаштыралар

Чаллы элек-электән Россиянең иң төзек, иң матур шәһәре булып саналды. Шунысы куанычлы, аны төзекләндерү, яшелләндерү эше дәвам итә.

«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Азамат Вильданов әйтүенчә, агачлар һәм чәчәкләр саны елдан-ел арта. «2020 елда – 700 мең, 2021 елда – 1 миллион 200 мең чәчәк утыртылган. Быел бу сан 1 миллион 500 меңгә җитәчәк. 2020 елда 13 мең агач утыртылса, быел 26 000 агач утырту планлаштырыла», – диде ул Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә.

Фото: редакция архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев