Чаллыда өлкәннәр дә интернет-кибетләргә йөри башлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өлкәннәр дә интернет-кибетләргә йөри башлады

Чаллыда интернет-кибетләрдән файдаланучылар саны арткан. Танылган маркетплейсның товарларын тапшыру пункты хуҗасы Гүзәл Хәбибуллина белдерүенчә, узган елның шушы чорында алар якынча көненә 100-150 кешегә хезмәт күрсәтсә, хәзер инде бу сан икеләтә зур.

"Сатып алучылар арасында хәтта әби-бабайларны да күзәтергә була. Кирәк очракта, без аларга заказ бирү тәртибен яхшылап аңлатабыз, булышабыз", – ди Гүзәл ханым.
Интернет сәүдә базары ил буенча да актив үсештә. Белгечләр исәпләп чыгаруынча, 2021 елның гыйнвар-февраль айларында, 2020 ел белән чагыштырганда, онлайн заказлар саны 44% арткан. “Һәм бу әле чик түгел. Интернет сәүдә базары алга таба да рекордлар куячак”, – ди алар. 
Моның сәбәпләре нидә? Кайсы товарларга аеруча ихтыяҗ зур? Бу хакта  тулырак шушы сылтамага басып укыгыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев