Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өч гаилә суррогат әни ярдәме белән балалы булган

72 гаиләдә игезәк балалар туган.

2021 елда Чаллыдагы  72 гаиләдә игезәк сабыйлар дөньяга килде. 27 гаиләдә малай-кыз, 21 гаиләдә ике кыз туды. Өч гаилә суррогат әнигә мөрәҗәгать иткән. Иң зур әнигә – 51, иң зур әтигә 62 яшь. 

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова әйтүенчә, узган елда 21 августта 65 никах теркәлгән, быел 22 февральдә никахны рәсмиләштерүне сорап яшьләрдән 46 гариза кергән. 2021 елда иң өлкән кияүгә – 88, иң өлкән кәләшкә 81 яшь булган.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана бала суррогат әни