Чаллыда COVID-19дан 50 меңгә якын шәһәрдәшебез вакцина ясатты инде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда COVID-19дан 50 меңгә якын шәһәрдәшебез вакцина ясатты инде

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясеннән вакцина ясату дәвам итә. Беренче компонент белән 49 565 кеше вакцина алды инде, икенчесе белән – 36 417 кеше.

Барысы бергә шәһәргә 52 855 доза вакцина кайтарылган. Яр Чаллыда хәзерге вакытка коронавирус инфекциясенең яңа төр лаборатор очрагы белән 2 649 кешенең зарарлануы билгеле. “Соңгы айда медицина ярдәме кирәк дип, махсус учреждениеләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны стабиль саклана”, – дип белдерә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек

Нет комментариев