Чаллыда «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла

Яр Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә килүчеләр өч тугандаш Идел буе республикалары – Удмуртия, Марий Эл һәм Мордовиянең халык иҗаты традицияләре белән танышачак.

Күргәзмә «Без бер агач тармаклары» Татарстан Республикасы фин-угыр халыклары республика фестивале уңаеннан оештырыла һәм 2021 елның 5 ноябренә кадәр эшләячәк.


күргәзмә

Нет комментариев