Чаллыда ишегалларында иртәдән кичкә кадәр эш бара
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ишегалларында иртәдән кичкә кадәр эш бара

Бу программага быел яңа шәһәрнең 6/01, 6/10, 6/11 йортлары ишегаллары кертелде.

Шәһәребездә ТР Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу программага быел яңа шәһәрнең 6/01, 6/10, 6/11 йортлары ишегаллары кертелде. Бу мәйданчыкларда төзүчеләр иртәдән кичкә кадәр эшлиләр. Ишегалларында балалар мәйданчыклары, машина кую урыннары, өлкәннәргә ял итү зонасы булачак. Җәяүлеләр һәм машина юллары яңартылачак.


безнең ишегалды

Нет комментариев