Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Үлемсез полкны» балалар башлады

Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы 2012 елда Тум шәһәрендә уза. 2013 елда инде бу акциягә Россиянең калган шәһәрләре дә кушыла.

Бүген Чаллының балалар бакчалырында «Үлемсез полк» акциясе үтте. Сабыйлар Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының фотосурәтләрен күтәреп, бакча территориясе буйлап йөрделәр. Аннан соң кечкенәләрне урамда солдат боткасы белән сыйладылар. 
9 май көнне инде «Үлемсез полк» йөреше шәһәр күләмендә үтәчәк. Хәтер чарасына, гадәттәгечә, хакимият бинасы янында 16:00 сәгатьтә старт бирелә. Шәһәрдәшләребез Хәсән Туфан проспекты буенча төп мәйданга кадәр үтәчәк.  "Үлемсез полк" чарасында теләге булган һәркем катнаша ала. 
Исегезгә төшерәбез: Беренче мәртәбә "Үлемсез полк" чарасы 2012 елда Тум шәһәрендә  уза. 2013 елда инде бу акциягә Россиянең калган шәһәрләре дә кушыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май полк ветераннар