Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа туган бала үлгән. Хәзер тикшерү бара

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган бала үлеменнән соң тикшерү башлады.

Социаль челтәрләрдә Чаллыда яшәүче хатын-кызның яңа туган баласы үлүе турында хәбәр чыккан иде. Сабыйның әнисе сүзләренчә, фаҗига табибларның аңа кесарев кисеме ясамавы аркасында килеп чыккан.

Әлеге хәлгә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте ачыклык кертте.

«Кама балалар медицина үзәге гаиләнең тирән кайгысын уртаклаша һәм түбәндәгеләрне хәбәр итә: Казан дәүләт медицина университеты акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры катнашында бала үлеме буенча күпьяклы тикшерү үткәргән», — диелгән ведомство хәбәрендә.

«Бу хәл турында бөтен тулы мәгълүмат ата-аналарга тапшырылган, чөнки ул табиблар серен үз эченә ала. Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә тотыла», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

https://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X