Чаллыда яшүсмерне хөкем итәчәкләр
Ул 11 яшьлек укучы баладан акча таләп иткән
Татарстан Республикасы Прокуратурасы Чаллыда яшәүче 15 яшьлек кешегә карата гаепләү карарын раслады.
2019 елның 22 октябрендә көндез яшүсмер иптәше белән бергә 11 яшьлек укучыдан 1500 сум таләп иткән. Балага акча алып килмәсә аны һәм әти-әнисе кыйныйбыз дип яныйлар. Шуннан соң җинаятьчеләр малайны тезләндереп кыйныйлар. Укучы бала җинаятьчеләрдән качып котыла алган.
15 яшьлек яшүсмер үз гаебен тулысынча таныган. Икенче һөҗүмче җинаять җаваплылыгыннан котылып кала, аңа 14 яшь юк әле.
Якын арада эш Чаллы шәһәр судына карап тикшерү өчен җибәреләчәк, дип хәбәр ителә.
18+
Чыганак: "Челнинские известия"
Фото ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев