Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөрәкне терелттеләр

Аортага шартлау куркынычы янаган

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хирурглары аортаны тулысынча алыштыру буенча операция ясады. Гибрид протезлау  вакытында  йөрәктән алып барлык артерияләренең мөһим тармаклары саклап калынды. Белгечләргә бу алымны өйрәнү  өчен 2 ел вакыт  кирәк булган. БСМПда моны Россия сәламәтлек саклау системасында сенсацияле очрак дип саныйлар.

Ютазы районыннан килгән  50 яшьлек ир- атка  аневризм, аортаның таралуы һәм шартлау куркынычы  янаган. Шуңа күрә операцияне 4 этапта үткәргәннәр. БСМПның баш хирургы йөрәккә ачык операция ясап, аортадан чыга торган канны алган. Аннары тиешле чаралар үткәргәннән соң, табиблар баш миен кан белән тәэмин итүче тамырларны протезлаштырганнар. Кан тамырын синтетик протезга алыштырып аны йөрәк, йокы артерияләре белән тоташтырганнар. Аннары хирурглар аорта дугасына бот артериясе аша стент-графт куйганнар. Бу вакытта авыру тирән наркозда булган, тән температурасы 28 градуска төшкән. Кан тамырларын кушкан вакытта ир кешенең баш мие 5-10 минут кан белән тәэмин ителми торган. Калган этапларда хирурглар аортаның төрле өлешләренә эндопротезирование   ясаганнар, аннары рентгенэндоваскуляр хирург Марат Шәрәфетдинов үзенең авторлык методы белән операцияне тәмамлаган.

Табиблар әйтүенчә, хәзер авыру үзен яхшы хис итә, терелүгә таба бара. Табиблар командасында Рәмис Якубов, Марат Шәрәфетдиновтан тыш кан тамырлары хирурглары Аршак Чахоян, Юрий Тарасов һәм анестезиолог-реаниматолог Гөлия Хәлиуллина эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек БСМП аорта йөрәк