Чаллыда югалган кызны эзлиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда югалган кызны эзлиләр

“Автозавод” полиция бүлеге хәбәрсез югалган, 2/17 йортында яшәүче Алинә Радик кызы Шакированы эзли. Алинә 2005 елның 31 октябрендә туган.

Яшүсмер 5 июньдә өеннән чыгып китә һәм хәзерге көнгә кадәр аның кайда булуы мәгълүм түгел.

Кызның билгеләре: карап торышка 16 яшь, уртача гәүдә төзелешле, чәчләре көрән төстә җилкәгә кадәр, күзләре көрән төстә. 

Нәрсә киенгән булган: якты яшел төстәге куртка, соры төстәге джинса чалбар, кара төстәге кроссовкилар.

\Югалган кеше турында нинди дә мәгълүматы булганнарга түбәндәге телефоннар аша шалтыратсыннар иде: +7 904 675 70 06 һәм +7 927 412 69 99


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев