Чаллыга бишенче табут кайтты
Ул үзенең 56 яшь тулган туган көнен Украинада 5 майда билгеләп үткән.
Украинадагы махсус операция барышында шәһәрдәшебез 56 яшьлек Василий Маковеев һәлак булды. «Ул ирекле отряд составында булган. Төркем Үзәк һәм Автозавод хәрби комиссариатыннан 2022 елның 21 апрелендә Чаллыдан киткән», дип хәбәр итте Сhelny-biz.ru порталы.
Василий Маковеев Чаллыда бер төзелеш фирмасында газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Урта-техник белем алган, 80нче елларда армиядә хезмәт иткән. Ул үзенең 56 яшь тулган туган көнен Украинада 5 майда билгеләп үткән.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов мәрхүмнең вафаты уңаеннан гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Василий Маковеевны соңгы юлга озатуны шәһәр башкарма комитеты һәм хәрби комиссариат үз өстенә ала.
Василий Маковеевның хатыны һәм өч баласы калган.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев