Чаллы эшмкәрләре Ижауга китә
6-11 сентябрьдә Чаллы эшмәкәрләре үз продукциясен Ижау шәһәрендә тәкъдим итәчәк. "#АЛГА ТАТАРСТАН" клубына республика эшмәкәрләре дә кушыла. Ижау шәһәрен яуларга бизнес вәкилләре яңа составта бара. Чит төбәкләрдә мондый чараларның беренчесе 21-27 июньдә Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә узды.
Әйтергә кирәк, күрше төбәктә яшәүчеләребез республика продукциясен бик яратып алган. Ә чәк-чәк, казылык кебек милли ризыкларыбызга хәтта чират та булган. Шуңа да мондый уңышлы тәҗрибәне Чаллы эшмәкәрләре туктатырга җыенмый.
Күчмә ярминкәләр Татарстан эшмәкәрләренең үз казаннарында гына кайнап ятмавы, ә башка төбәкләрдәге сатып алучыларга тәкъдим итәрлек сыйфатлы товар җитештерүен күрсәтә. Ярминкә кысаларында Удмуртия бизнес вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" ләр оештырылачак. Алар исә күрше төбәктәге предприятие һәм оешмалар белән хезмәттәшлек элемтәләрен киңәйтүдә ярдәм итә, диләр чараны оештыручылар.
Ижау шәһәрендә үтәчәк ярминкәдә катнашыр өчен 31 августка кадәр гариза бирергә кирәк. Анда республика эшмәкәрләре үз продукцияләрен ташламалы шартларда сата алачак. Күчмә ярминкәләр ярдәмендә җирле продукцияне сату өчен бөтен Россия буйлап яңа канал булдырыла.
Исегезгә төшерәбез, "#АЛГА ТАТАРСТАН" проекты Яр Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы төбәгенең Сәүдә-сәнәгать палатасы" тарафыннан Татарстан продукциясен үстерү, Россия Федерациясе төбәкләре, Берләшкән дәүләтләр берлегендә таныту максатыннан барлыкка килгән иде. Әлеге проектны гамәлгә ашыру максатыннан шәһәребездә максатчан эш алып барыла.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев