Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ИТ-паркы 100% ка резидентлар белән тулыланды

Чаллы ИТ-паркы 100% ка резидентлар белән тулыланды. Аларның күпчелеген шәһәрдәшләребез тәшкил итә. Киләсе атнада технопаркта быел гына бирегә килеп эшли башлаган төркемнәрне котлаячаклар. Бүгенге көндә Чаллы IT-паркында кече һәм урта IT-компанияләр өчен 10 мең кв. метрдан артык мәйданда офис бүлмәләре эшли. Моннан тыш барлык кирәкле инфраструктура тудырылган: бизнес-инкубатор, сервер, сөйләшү...

Чаллы ИТ-паркы 100% ка резидентлар белән тулыланды. Аларның күпчелеген шәһәрдәшләребез тәшкил итә. Киләсе атнада технопаркта быел гына бирегә килеп эшли башлаган төркемнәрне котлаячаклар. Бүгенге көндә Чаллы IT-паркында кече һәм урта IT-компанияләр өчен 10 мең кв. метрдан артык мәйданда офис бүлмәләре эшли. Моннан тыш барлык кирәкле инфраструктура тудырылган: бизнес-инкубатор, сервер, сөйләшү бүлмәләре, конференц-зал һәм матбугат хезмәте, банк һәм почта бүлекләре, ашханә һ.б. Бинаның гомуми мәйданы - якынча 23 мең кв.метр. Яр Чаллы IТ-паркы Казанның югары технологияләр технопаркының беренче филиалы булды. Бу проектка 1,38 миллиард сум инвестиция кертелде. Ул федераль һәм республика бюджетыннан паритетлы башлангычларда финанслаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев