Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы китапханәчесе Роза Хәмидуллина "Татмедиа" акциясендә җиңүче дип табылды

Басма мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе барышында ТАТМЕДИА җәмгыяте оештырган акциядә шәһәрдәшебез, Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәре, бүгенге көндә Тукай районында яшәүче Роза Хәмидуллина җиңүче дип табылды. Әлеге җәмгыятькә караучы газета-журналларны Тукай районында иң күп алдыручы кеше - нәкъ менә ул, дип яза районның "Якты юл" газетасы. Тукай районының...

Басма мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе барышында ТАТМЕДИА җәмгыяте оештырган акциядә шәһәрдәшебез, Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәре, бүгенге көндә Тукай районында яшәүче Роза Хәмидуллина җиңүче дип табылды. Әлеге җәмгыятькә караучы газета-журналларны Тукай районында иң күп алдыручы кеше - нәкъ менә ул, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

Тукай районының Новотроицкое авылында гомер итүче Роза апа үзе китапханәче булып эшли. "Якты юл"дан кала әле ул тагын "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау", "Мәйдан", "Гаилә һәм мәктәп", "Безнең фикер", "Мәгариф" басмаларын да алдыра.

- Авыл кешесенең газета укырга вакыты юк, диләр. Бер дә дөрес түгел, укырга теләгең булса, вакыты да табыла, җае да чыга, - ди Роза Хәмидуллина.

Ә мондый конкурста әле беренче тапкыр гына катнашуы икән.

- «Якты юл» газетасында күреп алдым да белдерүне, шунда күрсәтелгән адреска квитанцияләремне җибәрдем. Җиңәрмен дип тә уйламаган идем. Шундый бүләк ясаганнары өчен газета хезмәткәрләренә дә, "Татмедиа" җәмгыятенә дә зур рәхмәт, - диде укучыбыз.

Роза апа әле үзенә генә түгел, ә Тукай районы халкына яхшы таныш Чаллы шагыйре Кадыйр Сибгатуллинның җәмәгате Фәния апа Хамматовага да ике басма яздыра. Шулай итеп, ел дәвамында килеп, сөендереп тора торган дәвамлы бүләк ясый. Бу идеяне сез дә күз уңында тотыгыз, укучыларыбыз. Якыннарыгызны бәйрәм белән котлаганда, район басмасына яздырып, атнасына ике мәртәбә килеп тора торган бүләк ясагыз, диелә район хәбәрендә.

http://tukai-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев