Чаллы студентлары бәйрәмгә әзерләнә
19 гыйнвар көнне Яр Чаллыда Бөтенроссия студентлар көнен бәйрәм итәчәкләр. Күңелле чарага югары һәм һөнәри уку йортларында укучы, анда төрле елларда белем алган барлык шәһәрдәшләребезне көтеп калалар. Бәйрәм программасында иҗади номерлар белән автокаланың яшь артистларының чыгышлары һәм уеннар көтелә. "2016 ел студенты" республика бәйгесенең шәһәр этабында җиңгәннәрне бүләкләү тантанасы да...
Бүгенге көндә бәйрәмгә соңгы әзерлекләр бара. Күңелле чараның концерт программасында катнашырга теләгән иҗади студентларны кастингка да чакыралар. Ул 13 гыйнвар көнне "Нур" яшьләр үзәгендә сәгать 16:00 узачак. Алдан 8-960-087-05-41 һәм 39-67-99, 39-68-29 телефоннарыннан язылу сорала.
Бәйрәм чарасын Шәһәр студентлар советы, "Нур" яшьләр үзәге, шәһәр мэриясы һәм Татарстан студентлар лигасы оештыра.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев