Чаллыда 2 эшче өстенә бетон төшкән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 2 эшче өстенә бетон төшкән

Чаллыда бер төзү объектында 2 гастарбайтерның өстенә бетон плитә төшкән. Әлеге фаҗига 17 комплексның сәүдә-күргәзмә төзелеш мәйданында булган. Бетон җимерелү нәтиҗәсендә читтән килеп эшләүче 2 кеше зыян күргән. 48 яшьлек Төркия кешесе аягы җәрәхатләнеп, БСМПга озатылган, ә Үзбәкстаннан килгән 32 яшьлек эшченең башына зыян килгән һәм борын сөяге сынган. Ләкин...

Чаллыда бер төзү объектында 2 гастарбайтерның өстенә бетон плитә төшкән.
Әлеге фаҗига 17 комплексның сәүдә-күргәзмә төзелеш мәйданында булган. Бетон җимерелү нәтиҗәсендә читтән килеп эшләүче 2 кеше зыян күргән. 48 яшьлек Төркия кешесе аягы җәрәхатләнеп, БСМПга озатылган, ә Үзбәкстаннан килгән 32 яшьлек эшченең башына зыян килгән һәм борын сөяге сынган. Ләкин ул больницага барудан баш тарткан.
Әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев