Чаллыда 51,2 % сайлаучы тавыш бирде
Чаллыда сайлау хоукына ия гражданнарның яртысыннан артыгы инде участокларга килеп тавыш бирде. Шәһәр матбугат үзәге хәбәр итүенчә бу якынча 185 мең 717 кеше. Хокук сакчылары белдерүенчә сайлаулар тыныч кына уза. Тәүлек буе иминлек саклау эшенә күчкән полция хезмәткәрләре тарафыннан тәртип бозу очраклары теркәлмәгән. Шәхси состав көчәйтелгән режимда эшли, сайлау участоклар...
Чаллыда сайлау хоукына ия гражданнарның яртысыннан артыгы инде участокларга килеп тавыш бирде. Шәһәр матбугат үзәге хәбәр итүенчә бу якынча 185 мең 717 кеше. Хокук сакчылары белдерүенчә сайлаулар тыныч кына уза. Тәүлек буе иминлек саклау эшенә күчкән полция хезмәткәрләре тарафыннан тәртип бозу очраклары теркәлмәгән. Шәхси состав көчәйтелгән режимда эшли, сайлау участоклар кичә 18:00 сәгатьтән тәүлек дәвамында күзәтү астына алынган. Барлыгы җәмәгать тәртибен саклау өчен Татарстанда Эчке эшләр министрлыгыннан 3982 хезмәткәр җәлеп ителгән. Моннан тыш шәхси сак берләшмәсе хезмәткәрләре дә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев