Чаллыда иҗади яшьләрне фестивальга чакыралар
"Студентлар язы - 2017" зональ фестиваленең сайлап алу туры башланды. Иҗади бәйрәмдә катнашуга Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск һәм башка Кама аръягы регионнарында белем алучы студентлар чакырыла. Алар фестивальда "музыка" (эстрада, халык вокалы, хорлар, ансамбльләр, солистлар), "хореография", "театр", "оригиналь жанр" юнәлешләре буенча номерлар күрсәтә алачаклар.
Чыгышларны карау шәһәребездә 4 апрельдан алып 6 на кадәр дәвам итәчәк. Гала-концерт 13 апрель көнне "КАМАЗ" мәдәният сараенда сәгать 17:30 узачак. Анда чыгыш ясаганнар май аенда Казанда узачак "Студентлар язына"да да катнаша алачаклар.
"Студентлар язы" - югары һәм һөнәри уку йортларында белем алучы яшьләр өчен үткәрелә торган иң зур иҗат чарасы. Ул ел саен үткәрелә. Аның максаты - яшьләрне эстетик һәм әхлакый яктан тәрбияләп, аларның иҗатын үстерү. Фестиваль быел Татарстан Прездиенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында, республиканың өч зонасында узачак.
Фестивальда катнашуга гаризалар 30 мартка кадәр "Нур" яшьләр үзәгендә эшләп килүче "Шәһәр студентлар советы" яшьләр иҗтимагый оешмасында кабул ителә.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев