Чаллыда Нардуган бәйрәме була
Татарстанның Чаллы шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында 15 гыйнварда Нардуган бәйрәме уздырыла. Кояшның кышкы торгынлыгына багышланган Нардуган - халыкларда борынгыдан килгән мәҗүси бәйрәм. Аны Чаллыда, елдагыча, җирле керәшен җәмгыяте оештыра. Нардуганда Татарстанның "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Чаллының "Карендәшләр" ансамбле, Мәләкәс, Иске Җирекле авыллары ансамбльләренең катнашуы көтелә. Бәйрәм 15.00...
Татарстанның Чаллы шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге Концертлар залында 15 гыйнварда Нардуган бәйрәме уздырыла.
Кояшның кышкы торгынлыгына багышланган Нардуган - халыкларда борынгыдан килгән мәҗүси бәйрәм. Аны Чаллыда, елдагыча, җирле керәшен җәмгыяте оештыра. Нардуганда Татарстанның "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Чаллының "Карендәшләр" ансамбле, Мәләкәс, Иске Җирекле авыллары ансамбльләренең катнашуы көтелә. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев