Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Хаҗ сәфәренә быел 40 кеше китәчәк

Яр Чаллы мөхтәсибәтендә быел хаҗ сәфәренә барырга теркәлүчеләр (шәһәрдән һәм күрше-тирә районнардан) белән чираттагы җыелыш уздырылды. Анда 40 кеше катнашты. Җыелыш барышында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин хаҗ сәфәренә әзерлек мәсьәләләре турында тәфсилләп сөйләде, юлда булырга мөмкин авырлыкларны искә алды, аларны ничек булдырмыйча калу юлларын күрсәтте. Ул...

Яр Чаллы мөхтәсибәтендә быел хаҗ сәфәренә барырга теркәлүчеләр (шәһәрдән һәм күрше-тирә районнардан) белән чираттагы җыелыш уздырылды. Анда 40 кеше катнашты. Җыелыш барышында мөхтәсибәтнең хаҗ буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхин хаҗ сәфәренә әзерлек мәсьәләләре турында тәфсилләп сөйләде, юлда булырга мөмкин авырлыкларны искә алды, аларны ничек булдырмыйча калу юлларын күрсәтте. Ул шулай ук күпсанлы сорауларга җавап бирде.

Җыелышта "Дум РТ ХАДЖ" сумкалары, хаҗда кирәк булачак догалар язылган китапчыклар таратылды.

Яр Чаллыдан беренче төркем хаҗ сәфәренә (катнаш тур) 14 августта кузгалачак. Очу - Мәскәүдән. Төркемне Илназ хәзрәт үзе җитәкләячәк.

Җыелышта шулай ук булачак хаҗиләр өчен хаҗ дәресләренең дәвам ителәчәге мәгълүм булды. Хаҗ дәресләре һәр атнаның якшәмбесендә иртәнге сәгать сигездә шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев