Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар елга ярларын чүп-чардан чистарттылар

11 сентябрьдә Татарстан Республикасында «Яшел Россия» бөтенроссия шимбә өмәсе һәм «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысасында «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты яр буе территорияләрен чистарту акциясе игълан ителде.

Акциядә катнашучыларга шәһәр территориясендә 17а микрорайон ягыннан Чаллы елгасының яр буе территориясен чистарту, шулай ук Ф.Табеев исемендәге яр буе районындагы Кама елгасын чүп-чардан арындыру бурычы куелды.

Әлеге чараларда районнар администрацияләре хезмәткәрләре, шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре, 23, 40, 53, 54нче гимназияләрнең экологик отрядлары, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты экоклубы, волонтер студентлары һәм «Горзеленхоз» ААҖ хезмәткәрләре актив катнашты.
Автозавод районы администрациясе тарафыннан Каманың яр буе өлешен җыештыру оештырылган иде. 

Чаллылыларның тырышлыгы белән шәһәребез чистарды һәм матурайды: 23 капчык чүп-чар җыелды.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон