Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 19нчы мәктәбендә Туган тел көнен билгеләп үттеләр

19 нчы мәктәптә Туган тел көненә багышланган шәһәр бәйрәме узды.

Чараның кунаклары – мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов, филология фәннәре кандидаты, Чаллы дәүләт педагогика университетының рус һәм татар филологиясе кафедрасы доценты Радик Галиуллин.  

«Бергә тату гаилә» дигән девиз астында күп кенә халыклар телләрендә туган телләрнең матурлыгы һәм бөеклеге тәкъдим ителде. Конкурсларда җиңүчеләр, актив катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, Чаллыда ай дәвамында Туган тел көненә багышланган чаралар узды. Болар – халык традицияләренең дәвамчанлыгын саклауга, балаларда үз халкының һәм Россия халыкларының мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, очрашулар, туган телдә шигырьләр сөйләү, халык биюләре, җырлары, милли костюмнар, халык фольклоры бәйгеләре.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр