Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының эшче яшьләре ату буенча турнирда катнаштылар

Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының эшче яшьләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган вак калибрлы винтовкадан ату буенча ел саен үткәрелә торган турнир узды.

Ярышлар XXI Спартакиада кысаларында узды.

Беренчелектә «Ремдизель», «Камский бекон», «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге», «Челны-Бройлер», «ПЭК», «Татэнерго» АҖ филиалы Яр Чаллы ТЭЦы, «РУ-Инжиниринг» ФҖП, «ДОМКОР» махсуслаштырылган төзүче, Фәнни-техник үзәк, Логистика үзәге, Генераль дирекция, Пресс-рама заводы, Двигательләр заводы, Кою заводы, Ремонт-инструменталь завод, Автомобиль заводы, «КАМАЗ» ААҖ, «КАМАЗ» Тышкы сәүдә компаниясе, «БЕГИШЕВО» аэропорты», «Петролайн – А» ФҖП, «РИАТ-Запчасть» сәүдә йорты, Боровецк казак хуторы, «Питон Кама», «РИАТ», «КАМАЗэнергоремонт», «Декатлон Яр Чаллы» кебек предприятиеләрнең яшь хезмәткәрләреннән 36 команда катнашты.  

Турнир нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче булып «Петролайн-А» фәнни-җитештерү предприятиесе (153 очко) танылды, икенче урында – «Камский бекон» (150 очко), өченче урында – «РИАТ» командасы (147 очко).

Ир-атлар арасында шәхси беренчелектә: 1 урында – Нияз Вәлиәхмәтов («РИАТ»); 2 урында – Рияз Әгъләмиев (Автомобиль заводы); 3 урында – Вадим Кырганов («Декатлон Яр Чаллы»).

Кызлар арасында шәхси беренчелектә: 1 урында – Алсу Фәтхетдинова (Пресс – рама заводы), 2 урында – Юлия Баянова (Ремонт – инструменталь заводы), 3 урында – Ольга Желтоножко (Боровецк казак хуторы).

Әйтергә кирәк, ату буенча турнирда иң яхшы нәтиҗәне 46 очко җыйган Алсу Фәтхетдинова күрсәтте.

Җиңүчеләр һәм призерлар ату буенча турнирны оештыручылардан медальләр һәм чараның партнерларыннан – «Декатлон» кибете һәм «ТОТ САМЫЙ R&S» кафесыннан һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Беренче урынны алган командага Җиңүче Кубогы тапшырылды.  

Турнирны Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсе, яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге оештырдылар. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт