Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының күренекле блогеры тормышында - шатлыклы вакыйга

Блогер җырлый башлады

Чаллы блогеры Олеся Борина тормышында булган шатлыклы вакыйга белән уртаклашты. Үз өстендә эшләүче Мама Маликушки балачак хыялын тормышка ашырды. Ул үзенә багышланган «Минем юлым» исемле тәүге җырын яздырды. Олеся моңа бик нык әзерләнде, вокал дәресләре алды.

Алия Сәмигуллина шигыренә җырны Ришат Шәйхетдинов язган. Оранжировканы да ул ясаган. Тыңлаучылары Олесяны хуплаган. «Дусларыма ошады. Әнием елый-елый тыңлады, чөнки ул минем авырлыклар белән көрәшә-көрәшә яшәвемне белә. Һәрвакыт янымда булды», – ди блогер. Олесяның җырын «Күңел» радиосыннан тыңларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес