Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә өстәмә номер

Аның буенча табибны өйгә чакыртырга мөмкин.

Госпитальдә өстәмә, өченче телефон номеры барлыкка килде. Госпиталь җитәкчелеге әйтүенчә, бу чара пациентларның уңайлыгы өчен эшләнде.

Шәһәрдә эпидемиологик вәзгыятьнең начар булуы сәбәпле, мөрәҗәгатьләр саны берничә тапкырга арткан. Бүгенге көндә шифаханәгә 79-30-35; 79-30-36; 79-30-37 номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.

«Әгәр сезнең мөмкинлегегез булса, ашыгыч төстә ярдәм кирәк булмаса, көндезге 12дән соң шалтыратуыгызны сорыйбыз», – диделәр шифаханәнең администрациясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм госпиталь