Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Тукай премияләре кемнәргә эләгер?

Башкарма комитетның мәдәният идарәсе әдәбият һәм сәнгать әһелләре арасында ел саен бәйге уздыра. Ул Чаллыда яшәүче иҗат әһелләренең активлыгын арттыру, талантларның иҗатын бәяләү максатыннан оештырыла.

Аны шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре арасында Чаллының Тукай премиясе дип йөртәләр, чөнки җиңүчеләр 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәмендә игълан ителә. Быел да «Әдәбият», «Сынлы сәнгать», «Музыкаль һәм башкару осталыгы» һәм «Театр сәнгате» номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнә. 

Кичә шәһәрнең мәртәбәле кешеләреннән торган махсус комиссия утырышы булды. Анда 20 кеше арасыннан иң лаеклыларын премиягә тәкъдим иттеләр. Шәхси чыганакларыбыздан билгеле булганча, җиңүчеләр арасында шагыйрә Сирень Якупова һәм рәссам Хәния Гәрәева бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев