Чаллының Вахитов боҗрасы янында табылган мәетнең шәхесе ачыкланды
12 апрельдә Чаллының Вахитов боҗрасы буенда, муен җире теткәләнгән, үле кеше гәүдәсе табылган иде. Ул кар катламы астында яткан.
Кешедә бернинди өс киеме дә булмый. Тикшерү версияләренең берсе буенча, кешене үтергәннәр һәм машинадан ташлап калдырганнар.
Бу очракка бәйле җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше "Үтерү" маддәсе буенча алып барылачак. Бүгенге көнгә инде һәлак булучының шәхесе ачыкланган. Ул - Сарман районында гомер кичергән 26 яшьлек егет. Аның тәнендә өч тишеп-кискәләнгән яра табылган.
Хәзерге вакытта җинаять урынын карыйлар, хокук саклау органнары гаеплене эзли. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итәләр ТР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев