Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь армиячеләре Бөтенроссия хәрби-спорт уенында икенче урынны яуладылар

4 апрельдән 6 апрельгә кадәр «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы узды.

«Җиңү» хәрби-спорт уены – балалар һәм яшүсмерләр өчен патриотик тәрбия, физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча агарту-ярыш чаралары комплексы.

Өч көн дәвамында Татарстан шәһәрләренең иң яхшы командалары хәрби эш буенча теоретик һәм практик белемнәрдә көч сынашты. Чаллы шәһәрен офицер-тәрбияче С.В. Киселев җитәкчелегендә И.Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбенең 10 яшь армиячесе тәкъдим итте.  

Яшь армиячеләр корал белән эш итә белүләрен, тарихны һәм теорияне, күнекмәләрне белүләрен күрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча шәһәрнең яшь армиячеләре икенче урынны яуладылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев