Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы атыш

Татарстан Эчке эшләр идарәсе бу вакыйгага ачыклык кертте.

2 февраль көнне «Электротехниклар» полиция бүлеге хезмәткәрләре 29 яшьлек ир-атны  йогышлы авырулар хастаханәсенә медицина тикшерүенә алып киләләр. Ул наркотиклар саклау  өчен тоткарлана (РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе).

Терминалдан чыккан вакытта егет, качмакчы булып йөгереп китә.  Полиция хезмәткәрләре аның артыннан куа башлыйлар. Кисәтүләргә дә карамастан   егет туктамый.  Шуннан сон аңа  карата табель коралын кулланырга мәҗбүр булалар. Пуля ир-атның сул ботына тия. Полиция хезмәткәрләре аңа беренче медицина ярдәме күрсәтеп, хастаханәгә озаталар.

Әлеге факт буенча тикшерү билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 02 увд мвд полиция