Чәчәкләр фестивале
Чаллыбызда республика һәм шәһәр көне уңаеннан бик күп чаралар оештырылды. Алар 27 августта ук башланып китте. Ә бәйрәмнең кульминацион ноктасы - "Акварель-2016" чәчәкләр фестивале һәм Яр буе паркы мәйданындагы театраль тамаша 30 августта булды. Чәчәкләр фестиваленә шәһәребезнең предприятие һәм оешмалары, бюджет учреждениеләре ныклап әзерләнә. Аларда эшләүчеләр призлы урыннар алу өчен...
Чаллыбызда республика һәм шәһәр көне уңаеннан бик күп чаралар оештырылды. Алар 27 августта ук башланып китте. Ә бәйрәмнең кульминацион ноктасы - "Акварель-2016" чәчәкләр фестивале һәм Яр буе паркы мәйданындагы театраль тамаша 30 августта булды.
Чәчәкләр фестиваленә шәһәребезнең предприятие һәм оешмалары, бюджет учреждениеләре ныклап әзерләнә. Аларда эшләүчеләр призлы урыннар алу өчен фантазияләрен дә, тырышлыкларын да кызганмыйлар, чөнки чәчәкләрдән күләмле композицияләр ясаучылар арасындагы конкурста җиңүчеләргә саллы бүләкләр тапшырыла. Әлеге бәйгедә үз эшенең осталары белән бергә, чәчәкләр яратучы шәһәрдәшләребез дә бик теләп катнаша.
Быелгы чәчәкләр фестиваленең яңалыгы шунда: "Азатлык" мәйданында күләмле композицияләр юк иде. Аның каравы алар шәһәрнең өч районында шәһәрдәшләрне сөендерә. Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә эшләүчеләр әйтүенчә, 18 мәйдандагы күз явын алырлык матур композицияләрне атна дәвамында карап булачак. Ә "Азатлык" мәйданында чәчәкләрдән эшләнгән картиналар күргәзмәсе күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Аларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә карады.
Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның икътисад министры Артем Здунов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советы депутаты Мөнир Гайнуллин катнашты.
"Хөрмәтле дуслар, кадерле Чаллылылар бүген күп милләтле яраткан республикабызда зур дәүләт бәйрәме - Татарстан республикасы көне. Бүген сезнең күпләрегез республикабызны Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәге дип әйтә ала. Безнең республикада данлы шәһәр, илебезнең машина төзүчеләр башкаласы Чаллы аерым урын биләп тора. Без төзүчеләр, "КАМАЗ" хезмәткәрләре, шәһәребез һәм халкыбыз белән горурланабыз. Татарстан Президенты һәм шәһәр җитәкчеләре исеменнән Сезне Республика көне белән котлыйм. Чаллы республика көненә матур бәйрәм - чәчәкләр фестивале оештыра. Әмма без быел фестивальнең форматын үзгәрттек. Күләмле композицияләрне паркларга һәм скверларга куйдык. Бу халкыбызга чәчәк объектлары белән озаграк хозурланырга мөмкинлек бирә", - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.
ТР икътисад министры Артем Здунов ТР Хөкүмәте исеменнән изге теләкләрен җиткерде.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар корпусы исеменнән халкыбызны котлады. "Сезнең һәрберегез республикабыз чәчәк атсын, социаль-икътисадый үсешкә ирешсен өчен мөмкин булганча тырышып эшли. Сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар Сезгә!"- диде ул.
Чәчәкләр фестивален тантаналы шартларда ачу чын мәгънәсендә чәчәкләр карнавалына әйләнде. Чәчәкләр кулланып тегелгән киемнәрдән "Чәчәкләр патшасы" һәм "Иң яхшы маскарад костюмы" бәйгесендә катнашучылар чыгыш ясады. Җыр-биюләр конкурста җиңүчеләрне бүләкләү белән аралаштырып алып барылды.
"2016 елда иң яхшы җыештыручы" номинациясендә "Строим будущее" идарә итү компаниясеннән Нина Антуфьева җиңде. "Жилкомсервис" та эшләүче Илдар Исламов "Иң яхшы сантехник" дип табылды. "Шәһәр яшелләндерү" хуҗалыгы яшелләндерүчесе Гөлфирә Хафизова "Иң яхшы яшелләндерүче" исеменә лаек булды.
Бюджет оешмалары арасында "Чәчәкләрдән эшләнгән иң яхшы күләмле композиция" номинациясендә мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җиңде. Торак идарә компанияләре арасында быел да "Мәхәллә" җиңү яулады.
Ә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре арасында "Иң яхшы күләмле композиция ясаучы" исеменә "Горкоммунхоз" лаек булды. Коммерция оешмалары арасында С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты кызыксындыру призы белән бүләкләнде.
"Искиткеч уңыш" бәйгесендә катнашкан кешеләр арасыннан 16 шәһәрдәшебезгә рәхмәт хаты һәм кызыксындыру призлары тапшырылды.
Чәчәкләр фестиваленә халык бик күп килде. Бу әлеге матур бәйрәмнең халкыбыз арасында популяр булуы турында сөйли. Әмма бу юлы фестиваль турында каршылыклы фикерләр дә ишетергә туры килде.
Суфия Шәрифуллина, укытучы:
Мин Чаллыдагы чәчәкләр бәйрәменә ел саен Арчадан килеп, биредәге матурлыкка хозурланып китә идем. Кызганычка каршы, бу юлы әлеге чарадан канәгатьлек хисе алмадым, чөнки "Азатлык" мәйданында матур композицияләрне күреп булмады. Республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр Чаллының төрле почмакларындагы композицияләрне эзләп йөри алмый бит.
Фидания Нуруллин, бакчачы:
Мин бакчамда матур чәчәкләрне үзем үстерәм. Композицияләр ясау өчен ел саен күпме чәчәк әрәм итәләр дип, җаным әрни иде. Быел бик яхшы эшләгәннәр. Килүем бушка үтмәде, орлыклар, үсентеләр алдым.
Марат Харисов, төзүче:
Һөнәрем буенча чәчәкләрдән ерак торсам да, бакчада хатыныма чәчәкләр үстерешергә булышам. Фестиваль ошады. Монда чәчәк кенә түгел, тормыш өчен кирәк-яракларны да сатып алырга мөмкинлек тудырылган. Миңа бәйрәмдә гади хезмәт кешеләрен хөрмәтләүләре аеруча ошады. Рәхмәт бәйрәмне оештыручыларга.
Зөлфия ФОАТОВА
Әнисә ГАЛИУЛЛИНА фоталары
фотолар https://vk.com/albums-32161692
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев