Чәчәктән йолдыз ясадылар
Яңалыклар тасмасы

Чәчәктән йолдыз ясадылар

«Бу – ватанны саклаучыларның кыюлыгы, батырлыгына бездән бүләк, – ди «38нче бистә» территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе Федия Минхаҗиева.

«38нче бистә» территориаль иҗтимагый советы,  «ЖилЭнергоСервис» җаваплылыгы чикләнгән оешманың «Народная»  идарә итү компаниясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына үзенчәлекле бүләк ясады.

– «Народная»  идарә итү компаниясе 38нче бистәдә яшәүчеләргә даими ярдәм итә. Шушы көннәрдә без идарә итү комапниясе директоры Ринат Хаджаев һәм биредә яшәүчеләр белән бергә  яңа шәһәрнең 38/05 йорты ишегалдына «Җиңү йолдызы» дип исемләнгән чәчәк түтәле ясап куйдык. Бу – ватанны саклаучыларның кыюлыгы, батырлыгына бездән бүләк, – ди «38нче бистә» территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе Федия Минхаҗиева. – Чал чәчле ветераннарның тәрәзәдән безнең матурлык тудыруны карап торулары ирексездән күз яшьләребезне чыгарды. Безнең бистәдәге 10 ветеранның  бишесе 38/05 йортында яши.​ Чәчәкләрдән эшләнгән түтәл аларның батырлыгына хөрмәт билгесе. Ул – аларның батырлыгы барәбәренә яулап алынган бүгенге аяз күкле, тыныч, матур тормышның  символы да.

Чәчәк түтәле янына 6 зәңгәр чырыш һәм туя агачлары да утыртканнар.

Йолдызны подряд оешмалары ясаган. 22 июнь, хәтер көнендә, биредә Бөек Ватан сугышыннан туган якларына әйләнеп кайтмаган солдатлар хөрмәтенә митинг узачак.  


торак-коммуналь хуҗалык

Нет комментариев