Чит илдә вафат булган татар композиторының көлен күмәләр
Ул 3 ай элек мәңгелеккә күзләрен йомды.
Иң зур татар, шагыйрь һәм композитор Ирек Габдрахмановның «Ашыгыгыз», «Бар да кала», «Бирешмә!», «Вакыт җитми», «Гомер юлларым», «Гомерләр бер генә», «Дусларыма» һәм башка җырларын татар эстрадасы артистлары яратып башкара.
Ул Башкортстанның Бүздәк районында туып үскән, шунда яшәгән. Аннары башта – Франциягә, аннан Германиягә күченеп китә. Чит илдә дә җырлар иҗат итә. «Кызыл таң» газетасы язуынча, 350дән 160 килограммга кадәр ябыга.
Моннан өч ай элек Ирек абый Габдрахманов Германиядә вафат булды. Шушы көннәрдә гомере буе туган ягына кайтырга хыялланган композиторның көлен Башкортостанга алып кайттылар.
Бүген Башкортостанның Бүздәк районы Каран авылы мәчетендә җеназа намазы укып, мәрхүмнең көлен күмәләр.
«Өч ай дигәндә Ирек абыйның көле туган ягына кайтты. Тырышып йөргән өчен апасы Гүзәлиягә рәхмәт. Ирек абыйның урыны җәннәттә булсын», – ди авылдашлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев